«Һәр яшьнең – үз матурлыгы»: Өлкәннәр көненә бәйрәм кичәсе (12+)
27
Сентябрь 2021
Дүшәмбе
24 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә Өлкәннәр көне уңаеннан «Һәр яшьнең – үз матурлыгы» дигән бәйрәм кичәсе уздырды. Бәйрәм чарасын балалар котлаулары ачып җибәрде. Алар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, үзләре ясаган открыткаларны бүләк итте. Чарада өлкән буын вәкилләре төрле күңелле бәйгеләрдә һәм танып белү уеннарында катнашты. |